Кыш бабайлар парадында Лесхоз картлар йорты катнашты

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Быел Кыш бабайларының гаять зур һәм мавыктыргыч парады Байлар Сабасында гына түгел Лесхоз бистәсендә дә узды.

Кыш бабайлар белән Кар кызлары һәм төрле геройлар йөреше бөтен Саба районында яшәүчеләр өчен Яңа ел традициясенә әверелде. Парадта теләге булган һәркем катнаша ала. Нәкъ менә шуңа күрә төрле Кыш бабай һәм Кар кызлары, әкиятләрнең төрле персонажларын очратырга мөмкин. 

Күп кенә кешеләр үзенә махсус образлар сайлый. Төп максат үтеп баручы һәм парадта катнашучыларны Яңа ел кәефе белән кызыксындыру.

Безнең интернат хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм үз чиратында Убырлы образында парадта катнашучыларны һәм кунакларны Яңа ел кәефе белән сөендерде.

Ә Лесхоз картлар йортының кар сыннары танылган блоггерларның сайтларында пәйда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International