Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Җиһангирова һәм Зөһрә Закирова "Туп белән эстафета" дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик сәләтләрне үстерү, коллективта шөгылләнә белү.
Чараның программасы бик бай булды. Шөгыль күңел ачу уеннары белән башланып китте, барысы да бию көйләре аша күңел күтәренкелеге алды. Соңыннан катнашучылар “Баскетбол” һәм “Футбол” дигән ике командага бүленде. Төп өлештә аларга туп белән төрле ярышлар, табышмаклар һәм кызыклы сораулар тәкъдим ителде.
"Туп тапшыр", "Туплар узышы", "Туп белән ярыш", "Тупны югалтма” "Туп белән эстафета", "Тупны тот", "Пингвиннар", «"упны тәгәрәт" дигән уеннарда катнашучылар максатка омтылучанлык, чыдамлылык, зирәклек сыйфатларын күрсәтте.
Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар уен барышын игьтибар белән күзәтте.
Чара нәтиҗәләре буенча "Футбол" дигән командасы җиңү яулады. Катнашучылар һәм җанатарлар татлы призлар белән бүләкләнде.
Чарада 19 кеше катнашты.