Бүген Түбән Кама районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү "Веста" үзәгендә 55 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Әкият геройлары нәни кунакларны түземсезлек белән көтте. Менә зал балалар һәм аларның ата-аналары белән тулы, музыка яңгырый, атмосфера Яңа ел могҗизасын һәм тантананы көтеп тора. Биредә Яңа ел бүләкләрен урларга теләгән Урман сарыгы һәм Кикимора пәйдә була. Балалар геройларны күзәтте. Нәтиҗәдә, яхшылык явызлыкны җиңеп чыкты һәм балалар, игелекле геройлар җиңүенә куанып, төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады.
Кыш бабай һәм Кар кызы кызыклы конкурслар үткәрде, шулай ук яшь түбәнкамалыларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.