Мамадыш, Тукай районнары картлар һәм инвалидлар йортында Яңа елга әзерләнәләр

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

25 декабрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендә Инвалидлар оешмасы үткәргән Яңа ел бәйрәмендә катнашты.

Интернатта яшәүчеләр төрле конкурсларда актив катнашты, елка тирәли әйләнделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Катнашучыларга бүләкләр бирделәр. Алар бәйрәмнән канәгатьләнү алды, дусларча аралаштылар. Барысы да бәйрәмнән яхшы кәеф белән кайтты.

Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа елга багышланган  чаралар  башланды.  26 нчы декабрьдә интернат-йортта  ООО «Форд Соллерс» вәкилләре булды. Социаль хезмәт алучылар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары, табышмаклар, матур шигырьләр һәм концерт номерлары белән бәйрәм әзерләнгән иде. Барлык бу йортта яшәүчеләр бүләкләр белән тәбрикләнделәр һәм бәйрәмнән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International