Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел тамашасы уздырылды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре Бәһрамның әкият тылсымчысы Зинзиләнең кышкы маҗаралары шаһитлары булды.
Спектакль бик күп махсус эффектларны үз эченә алган: биредә тылсымлылык эффектын көчәйтә торган тавыш бизәлеше дә, видеоязма да, бер үк вакытта персонажларны төрле ике декорациядә күрергә мөмкинлек бирә.
Юмор белән бергә мавыктыргыч сюжет һәм актерларның искиткеч уены тамашачы тарафыннан югары бәяләнде. Социаль хезмәт алучылар сүзләренә караганда, алар бик күп шатлыклы тәэсирләр кичерделәр, уңай эмоцияләр алдылар.