Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен 25 декабрь көнне "Кар патшасының шаяртулары" дигән Яңа ел тамашасы узды.
Балаларга иганәчеләр бик күп бүләкләр тапшырды.
Балаларны котларга район Советы депутаты Эдуард Кузнецов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Чаллы таможня посты вәкилләре Роберт Мифтахов, Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Айрат Нуриев килделәр. Алар балаларны татлы бүләкләр, җиләк-җимешләр белән сөендерде.
Балалар чыршы тирәсендәге карнаваль костюмнарында әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, Кыш бабай белән Кар кызына яңа 2019 елда яхшы укырга, ата-аналарын тыңларга һәм спорт белән шөгыльләнергә вәгъдә бирделәр.
Бу бәйрәм көнендә Яңа ел тамашасында шатлык уртаклашырга килгән тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә битараф калмады.
Бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен яңа ел тамашасы оештырылды. Балалар әкият атмосферасына чумды һәм үзләре тамаша катнашучылары булды.
Әкият геройлары "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе дә Яңа ел лотереясы уйнатты.
Алабуга районы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Хыяллар чынга аша" дигән акция дәвам итә. Шәһәр хакимияте фойесында чыршы куелды, аны "Астра" үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид балалар хыяллары белән бизәгәннәр.
Барлык открыткаларны да ике көн эчендә шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре җыеп, балаларны өйләренә барып котлады.
Ике инвалид балага бүләкләрне район башлыгы Геннадий Емельянов тапшырды. 25 декабрьдә шәһәр планеркасында Вячеслав Зайцев планшет, ә Маргарита Буркина интерактив курчак бүләк итте.