Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,50% тәшкил итә

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

2018 нче елның 25 нче декабренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 206 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 71 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.

Эш бирүчеләр тарафыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 37 936  вакансия. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 954 хезмәт урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,27 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 589 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 549 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган, 31 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статуска ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International