Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приютында “Остазлар: яныбызда түгел, ә бергә” исемле юнәлеш тормышка ашырыла.
Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче Хөснетдинова Нурҗиһан Гыймран кызына 28 январь көнне 95 яшь тулды.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева хезмәтне саклау буенча координация советы утырышында катнашты. Утырыш барышында советның 2018 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга эш планы кабул ителде.
Гаилә иминлеге статусын күтәрү җәмгыятебезнең иң мөһим проблемаларыннан берсе булып тора. Бары тик психологик яктан сәламәт нык гаилә генә яңа буын үстерә һәм тәрбияли ала.
24 гыйнварда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә 2019 елда беренче тапкыр, үз эшләрен ачырга һәм финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар өчен “Бизнес старт” клубы утырышы узды.
Казан шәһәренең "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә нейропсихология буенча белем бирү семинары узды.
"Тәтеш балкышы" социаль үзәге "Без бергә" клубы әгъзалары белән берлектә тегү буенча практик дәрес оештырды.
25 нче гыйнвар көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Пуговка" проектын тормышка ашыру кысаларында эшче һөнәр вәкилләре белән очрашу узды.
Әлмәттә иҗтимагый яклау идарәсенең 2018нче елдагы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда узган хисап җыелышында Әлмәт районы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район Ветераннар шурасы рәисе Василий Самойлов, район һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләлә Гайфуллина, шулай ук иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы "Әлмәт икмәге" ҖЧҖ 58 хезмәткәр алдында 936,0 мең сумлык бурычын кайтарды.