"Ике йөрәк берлеге": Теләче районында гаилә кыйммәтләрен ныгыталар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Гаилә иминлеге статусын күтәрү җәмгыятебезнең иң мөһим проблемаларыннан берсе булып тора. Бары тик психологик яктан сәламәт нык гаилә генә яңа буын үстерә һәм тәрбияли ала.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен Теләче районында  "Ике йөрәк берлеге" технологиясе буенча дәресләр үткәрелә.

23 гыйнварда "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы "Ике йөрәк" технологиясе "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты гаилә институтының әһәмиятен арттыру һәм яшь гаиләләргә социаль, психологик ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International