24 гыйнварда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә 2019 елда беренче тапкыр, үз эшләрен ачырга һәм финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар өчен “Бизнес старт” клубы утырышы узды.
Семинарда катнашучылар алдында, мәшгульлекнең актив формалары бүлеге башлыгы Светлана Ленда чыгыш ясады, ул үз эшен ачырга теләгән гражданнар өчен мәшгульлек үзәге күрсәтүче хезмәтләр турында мәгълүмат бирде. Семинарда шулай ук шәхси эшмәкәр Галина Элбакидзе чыгыш ясады, ул булачак эшмәкәрләр алдында үзенең бизнеска ничек килүен, нинди авырлыклар аша үтүен һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләну нинди мөмкинлекләр бирүен сөйләде.
Семинарда катнашучылар эшмәкәрлекнең психологик аспектлары, үз эшеңне дәүләт органнарында теркәү, салым салуның нечкәлекләре, закондагы үзгәрешләр , бизнес-план, маркетингның өстенлекләре һәм тактикасы турында мәгълүмат алды.
Семинарда барлыгы 10 эшсез гражданин катнашты.