"Тәтеш балкышы" социаль үзәге "Без бергә" клубы әгъзалары белән берлектә тегү буенча практик дәрес оештырды.
Чара "Әни булдыра" Иҗади остаханә" проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Дәрескә әниләр генә түгел, балалар да килде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Мерзлова тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде, белешмәлекләр тапшырды.
"Көмеш яшьтәге" волонтер Надежда Сороковнина әниләрне тегү тарихы белән таныштырды һәм "машина җөй төрләре" дигән мастер-класс үткәрде.
Мондый дәресләрне алга таба айга ике тапкыр үткәрү планлаштырыла.