"Яңарыш" үзәгендә тернәкләнүчеләр эшче һөнәр вәкилләре белән таныша

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

25 нче гыйнвар көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Пуговка" проектын тормышка ашыру кысаларында эшче һөнәр вәкилләре белән очрашу узды.

Чараның кунагы Зөлфия Чернышова, 6 нчы разрядлы тегүче  хатын-кыз киемнәре турында балаларга үз һөнәре, тукымаларның төрләре һәм характеристикалары, аларны эшкәртү ысуллары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, тегүчеләр үткен күзле, югары зәвык һәм игътибарлы булырга тиеш. Шулай ук тегүчеләр пөхтәлек, тырышлык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш.

Очрашу барышында реабилитантлар әлеге иҗади һөнәрне кайсы уку йортларында үзләштерергә мөмкин икәнлеген белде.

Очрашу йомшак уенчыклар ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International