Зәй мәшгульлек үзәгендә "Игътибар үзәгендә - социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен үстерү" темасына очрашу узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева хезмәтне саклау буенча координация советы утырышында катнашты. Утырыш барышында советның 2018 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга эш планы кабул ителде.

Эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов сөйләде. Шулай ук Зәй шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, Әлмәт шәһәрендәге бүлек җитәкчесе – Татарстанда Дәүләт хезмәт испекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаиль Хәернасов докладлар белән чыгыш ясады.

Ольга Лаптева Зәй районында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре үсеше турында нотык тотты. Аерым алганда, предприятие һәм оешмалар трафыннан коллектив килешүләр кабул итү мәсьәләсенә тукталды. Бүген мәшгульлек үзәгендә 96 коллектив килешү теркәлгән. 73 килешү дәүләт һәм муниципаль милек, 23 килешү – шәхси милек өлкәләрендә. Ольга Лаптева билгеләвенчә, коллектив килешү хезмәткәрләрне өстәмә гарантияләр һәм компенсацияләр белән генә тәэмин итеп калмыйча, хезмәт коллективы белән мөнәсәбәтләрне көйләргә, хезмәт җитештерүчәнлеген, коллективның җаваплылыгын арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Үз чыгышында ул коллектив килешүләр булмаган һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары бозылу, аерым алганда хезмәт иминлеге тәэмин ителмәү очракларына тукталды.

Ольга Лаптева эш бирүчеләрне коллектив килешү төзү мәсьәләсенә җитди игътибар бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International