"Наз" социаль приюты кунаклар кабул итә

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль  приютында “Остазлар: яныбызда түгел, ә бергә” исемле юнәлеш тормышка ашырыла.

28 нче гыйнварда КФУ студентлары белән приютта тәрбияләнүче балалар очрашты. Бу очрашу бик тыныч һәм җылы шартларда уздырылды. Константин белән Гүзәл сүзне үзләре белән таныштырудан башлады. Алар кайда һәм кайсы факультетта укулары, нинди  һөнәр ияләре булулары турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укудагы тырышлыклары, уңышлары, үз максатларына ирешүләре белән дә уртаклаштылар. Балаларга да дөрес юнәлеш табып, һөнәр сайлау юлларын кабат-кабат уйлап эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. Кунаклар  аларга бүгеннән үк җиң сызганып укырга, һөнәр буенча кирәкле юнәлешне сайларга, үтелгән дәрес программаларына киредән әйләнеп кайтып кабатларга, өйрәнергә кирәклеге турында да әйттеләр. Шулай ук, кайчандыр үзләре дә уку йортларына урнашып, студент булырга хыяллануларын балаларга әйттеләр.

Студентлар балалар биргән һәр сорауга төгәл, аңлаешлы җавап бирде. Очрашу азагында көчле ихтыярлы, сабыр, тырыш булу ул гына  җиңүгә китерә, максатларны тормышка ашыра диелде. Балалар студентларга рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар теләп саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International