Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче Хөснетдинова Нурҗиһан Гыймран кызына 28 январь көнне 95 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Бөрбаш” җәмгыяте директоры Рафис Солтанов, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.