Казан шәһәренең "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә нейропсихология буенча белем бирү семинары узды.
Семинарны нейропсихология һәм сенсор интеграциясе өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр - Дмитрий Ермолаев һәм Татьяна Ратынская алып барды. "Апрель" үзәге алар белән инде 15 елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә һәр белгеч инде берничә тапкыр нейропсихология һәм сенсор интеграциясе буенча укыды, ләкин укыган саен ниндидер яңалык ишетә, балалар белән эшләүнең нечкәлекләрен тирәнрәк өйрәнә.
Шулай итеп, бу юлы да "Апрель"нең 28 хезмәткәре бу өлкәдә белемнәрен яңартты, балалар белән индивидуаль рәвештә эшләү нечкәлекләре турында фикер алыштылар.