Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә бәйрәм чаралары, конкурслар, эстафеталар узды.
21 февральдә Тукай районы буенча Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге арасында 2018-2019 елларга яшь инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча уртак планны тормышка ашыру кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде.
2019 елның 20-22 февраль көннәрендә Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Советлар Союзы Герое Михаил Сергеевич Чирков исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты волонтерлары белән берлектә «Батырлык-күңеллелек» акциясе үткәрде.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар беренче тапкыр «Солдатка әни пирогы» акциясендә катнашты. Акциянең инициаторы - шәһәр администрациясе ярдәме белән менә инде сигез ел Түбән Кама хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбенә барды, анда профконсультантлар һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
Россия Ватанны саклаучылар көне - Ватанга булган мәхәббәт, намус һәм батырлык бәйрәме, ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
26 февральдәЯр Чаллының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Пенсионерларга 3 300 сум күләмендә айлык акчалата түләү алу мөмкинлеге турында мәгълүмат киң таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә тәкъдим ителә торган эш урыннары (вакансияләр) буенча кече ярминкә узды.