Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, хезмәт дәүләт инспекциясе, Социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук республика профсоюзлары һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Әгерҗе, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Чистай муниципаль районнары территориясендә урнашкан сигез бурычлы оешманың хезмәт хакын түләү, иминият взносларын һәм салым түләүләрен түләү буенча бурычларын каплау сораулары каралды.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятиеләр бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.