Россия Ватанны саклаучылар көне - Ватанга булган мәхәббәт, намус һәм батырлык бәйрәме, ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
Ветераннар алар - тере тарих. Авылда Ватан тынычлыгын саклауга үзенең лаеклы өлешен керткән, зур хөрмәткә лаек ветеран гомер итә. Ермолаев Лев Яковлевич бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше белән яши: төрле очрашуларда катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итә.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Зәй муницпаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, “Йортта бәйрәм” акциясе кысаларында,“Кыюлык, намус һәм батырлык” исеме астында оештырылган котлау акциясенә кушылып Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветеранын тәбрикләделәр һәм үз куллары белән эшләнгән кул эшләрен тапшырды.
- Без сугышны күрмәдек, аны бары кинолардан карап, китаплар укып, сезнең сөйләгәннәрегездән, тарих китаплары буенча гына беләбез. Без шуның белән бәхетле. Безгә сугышлар язмасын иде, илләр тыныч, халыклар бәхетле яшәсеннәр иде дип телибез,- дип балалар йөрәк түреннән чыккан ихлас рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен җыр һәм шигырьләр аша юлладылар.