Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбенә барды, анда профконсультантлар һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
14 укучы белән һөнәр сайлау буенча дифференциаль-диагностик сораштыру үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча балалар булачак һөнәрнең төрен билгеләде һәм мәшгульлек хезмәте белгечләре консультациясен алды. Хезмәт базарында яңа һәм перспективалы һөнәрләр укучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Соңыннан мәктәп укучыларына пешекче һәм ландшафт дизайнеры һөнәрләре турында фильмнар күрсәттеләр. Шулай ук чарада катнашучыларга "Һөнәрләр төрләрен классификацияләү" мәгълүмати буклетлар тапшырылды.