26 февральдәЯр Чаллының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Ярминкәне үткәрү урыны Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 140 Б, КЧ “Экспо-Кама”. Башлана сәгать 10да. Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 15 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләр оешма вәкилләре белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачак (эшнең графигы, характеры, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һәм башкалар).