«Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка әни пирогы» акциясенә кушылды

2019 елның 22 феврале, җомга

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар беренче тапкыр «Солдатка әни пирогы» акциясендә катнашты. Акциянең инициаторы - шәһәр администрациясе ярдәме белән менә инде сигез ел Түбән Кама хатын-кызлары  иҗтимагый оешмасы.

Шәһәрнең битараф булмаган кешеләре солдат өчен баллы күчтәнәчләр – чәк-чәк җыйдылар. Аларга приют карамагындагы балалар да кушылды, тәрбияче Ираида Мадиярова белән бергә алар агросәнәгать көллиятенә бүләк итте.

23 февральдә солдат әти-әниләре автобуста сый-хөрмәт белән Мәскәүгә юл тотачак. Бәйрәм баллы посылка Преображенский полкында хезмәт итүче якташларга тапшырылачак.

«Армиядә хезмәт итү җиңел эш түгел. Татлы чәк-чәк аша безнең якташ солдатлар туган йортыбызның җылысын, Түбән Кама әниләренең назын тоеп яшәсеннәр иде», - дип уртаклашты Ираида Мадиярова.

Чара патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International