2019 елның 20-22 февраль көннәрендә Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Советлар Союзы Герое Михаил Сергеевич Чирков исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты волонтерлары белән берлектә «Батырлык-күңеллелек» акциясе үткәрде.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган акциянең максаты яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү.
Волонтерлар социаль хезмәт алучылар белән танышты, аларга открыткалар, бүләкләр тапшырды, шулай ук өйләренә барып ярдәм иттеләр. Котлаулар социаль хезмәт алучылар өчен көтелмәгән хәл булды. Алар волонтерларны шатланып каршы алды, аларга күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтле булды. Котлау сүзләре өчен өлкән буын вәкилләре яшьләргә матур сүзләр әйттер һәм акыллы тормыш киңәшләре бирде.