Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәният йорты иҗат коллективы көче белән әзерләнгән зур бәйрәм концерты узды. Барлык социаль хезмәтләр алучылар да уңай энергия һәм яхшы кәеф алды. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да музыкаль чара оештырдылар.
Әгерҗе "Наз” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Безгә тиздән армиядә хезмәт итәргә!" дигән спорт-күңел ачу чарасы оештырылды. Яшь сакчылар үзара бик теләп җитезлектә, кыюлыкта һәм зирәклектә көч сынашты.
Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә багышланган конкурс чаралары үтте. Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә физкультура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова “Ягез әле, егетләр!" дигән чара үткәрде. "Асылташ” социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Алга, егетләр!” хәрби-спорт уенында катнашты. Ә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында традиция буенча “Ягез әле, бабай! " дигән конкурс узды.Анда дүрт конкурсант көч сынашты.
Менделеевскиның “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 22 февраль көнне күңелле бәйрәм оештырылды.
Ә 23 февраль көнне “Тургай” социаль приютында тәрбияләнүчеләр запастагы хәрби хезмәткәрләр Айрат һәм Ирек Рәхимовларны кунакка чакырды. Кунаклар приютта тәрбияләнүчеләргә хәрби хезмәт итү тәртибе, заманча катлаулы хәрби техника һәм кораллану турында сөйләде.
Элеккеге солдатларның әти-әниләре Әхәт һәм Илфира Рәхимовлар Калморза авылында яшиләр. Шәхси эшмәкәр буларак, Илфира Газизҗан кызы “Тургай” приюты белән элемтәдә тора, хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм балалар өчен чаралар үткәргәндә һәрчак иганәче булып тора.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә, социаль хезмәтләр алучылар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге ир-атларны котладылар. Аларга үз куллары белән ясалган кечкенә бүләкләр тапшырылды.
“Тәтеш таңнары” карамагындагылар да бәйрәмдә игътибарсыз калмады.
22 нче февраль көнне Яр Чаллының “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре “Мин армиягә барам” дигән бәйрәм чарасы уздырды.
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү уңаеннан Түбән Кама “Веста” үзәгендә 7-11 яшьлек 12 балага бщйрщм тантанасы оештырылды.
Шулай ук, балаларга патриотик тәрбия бирүгә Кама Тамагының “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары һәм Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучылары да игътибар итә.