Бөгелмәлеләр вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2019 елның 22 феврале, җомга

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә тәкъдим ителә торган эш урыннары (вакансияләр) буенча кече ярминкә узды.

Гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү, ә эш белән тәэмин итүчеләргә кирәкле хезмәтчәннәрне сайлап алырга мөмкинлек бирү максатыннан, Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге әкъдим ителә торган эш урыннары  ярминкәсе уздыра. Быелгы беренче шундый кече ярминкә 21 февральдә узды. Анда шәһәребезнең 4 предприятиесе: ТР Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты, “Котопёс” зоокибете, “Бөгелмә кадетлар интернат-мәктәбе” ДБОУ һәм “Таттелеком” ГАҖ таләп ителгән түбәндәге белгечлекләр буенча эш тәкъдим иттеләр: хисапчы; белгеч; сату буенча агент; азык-төлек булмаган товарлар сатучы; йөк төяүче.

Ярминкәдә эшсез буларак теркәлгәннәрдән һәм яңа мөрәҗәгать итүчеләрдән 24 кеше катнашты. Эш белән тәэмин итүчеләр барлык кандидатураларны карады, 5 кешенең резюмесы аерым карауга алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International