Арчаның «Казан Су» паркында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенең педагог-психологы Алинә Сабирова «Мин табигать белән ялгызым» дигән психоэмоциональ тренинг үткәрде.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында иҗат көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Дәресләр өлкәннәргә иҗат шатлыгы, ихтыяҗ хисе һәм яңа көч бүләк итә.
2017 елдан башлап ел саен Түбән Новгород өлкәсендә социаль үзгәрешләр лидерларының «Ритм территориясе» халыкара инклюзив форумы үткәрелә. Форум Россиянең 85 регионыннан, БДБ илләреннән һәм Абхазия Республикасыннан, инвалидларны да кертеп, катнашучыларны берләштерә торган уникаль мәйданчыктан гыйбарәт.
Югары Ослан районында балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәт алучылар арасында «Пилотсыз атака» һәм «Имин каникуллар» буклетларын тарату буенча акция уңышлы узды.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балалар сугышка каршы» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.
«Сетевая компания» ААҖ филиалы – «Чистай электр челтәрләре» Аксубай РЭС хезмәткәрләре «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Имин каникуллар» исемле мавыктыргыч һәм танып белү чарасы оештырды. Балалар электр куркынычсызлыгының мөһим кагыйдәләрен белделәр, алар аларга җәйге каникулларын һәлакәтләрсез һәм күңелсезлекләрсез уздырырга ярдәм итәчәк.
Минзәлә муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов белән берлектә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрнең яшәү урыннарына профилактик рейд үткәрделәр..
2025 елда юбилей X Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы 15–18 сентябрьдә «Сириус» университетында узачак.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус урын булдырганнар – чын чүлмәкче остаханәсе. Биредә хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова җитәкчелегендә балалар балчыктан иҗат итәргә өйрәнәләр.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр «Гарденотерапия» инновацион технологиясен актив кулланалар.