Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә монтессори-педагог Гөлнара Сабитова балалар белән интерактив сенсорлы өстәл кулланып эш алып бара. Аны «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү» федераль программасы буенча сатып алганнар.
Интерактив сенсорлы өстәл куллану тактиль дәрәҗәдә дәрес үткәрергә мөмкинлек бирә, бу аның эффективлыгын арттыра. Бу балаларның танып белү, сенсор, мотор һәм социаль күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Әлеге җиһаз белән кечкенәләрне дә өйрәтү бик мавыктыргыч эшкә әверелә. Экрандагы матур рәсемнәр тынгысыз сабыйларның да игътибарын җәлеп итә, сенсорлы панель кул моторикасын үстерергә ярдәм итә.