Геройларның батырлыклары турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә яши

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Россиядә Махсус операцияләр көчләре көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе мөдире Екатерина Григорьева социаль хезмәт алучы, Украинада хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әтисе Наил Нәҗиф улы янына барып кайтты.

Наил Нәҗиф улы улы Радик турында горурланып һәм күз яшьләре белән сөйли, аның өчен бу махсус хәрби операциядә катнашу беренче генә булмый инде. Радик Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1999 елда каты яралана, ләкин тулысынча савыгудан соң хезмәтен дәвам итә.

Махсус хәрби операция игълан ителгән вакытта да ул хәрби комиссариатка повестка көтеп тормый, ә үзе Ватанын яклау теләген белдерә.

Радик Наил улы 2022 елның 19 сентябрендә вафат була. Казанышлары өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Шулай ук социаль хезмәт алучы белән очрашу барышында социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Наил Нәҗиф улы күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International