Түбән Камада яшәүче Гөлнара Нурмөхәммәдованың бөтен тормышы иҗат белән бәйле. Ул мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучы булып, үз эшен үстерүгә финанс ярдәме алу мөмкинлеге турында белә. Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең җитәкчелеге астында Гөлнара бизнес-план әзерли һәм яклый, үз хыялын тормышка ашыра – вокал студиясе ача.
Җырларга өйрәнергә теләгән кешеләр студиягә килеп, сәләтләрен үстерә алалар. Шулай ук Гөлнара һәм аның командасы мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән «Без тормыш өчен!» хәйрия концерты оештыра алганнар.
Эшкуар рәхмәт хатында менә нәрсә яза «Хәерле көн! Түбән Кама шәһәре мәшгульлек үзәгенә эшсез кешегә үз эшен ачарга ярдәм һәм озатып йөрү өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. Эшкуарлык эшчәнлеген башлау өчен менә дигән мөмкинлек. Аларның киңәшләре миңа салымнарны вакытында түләргә һәм декларацияләрне тапшырырга ярдәм итте. Хәзер мин бизнес-планнар яза һәм яклый алам».