Социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грант бирү конкурсы башланды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча республика ресурс үзәге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.

Гаризалар 12 юнәлеш буенча «Грантовый конкурс» мәгълүмат системасында (https://грантытатарстана.рф/) электрон формада кабул ителә:

- җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә карата түземсезлек формалаштыру;

- хәйриячелек һәм ирекле ярдәмчелекне үстерү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү;

- гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту;

- коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, уңышлы социаль технологияләр тарату;

- иҗтимагый һәм сәяси проблемалар турында фикер алышканда конструктив диалогның гражданлык компетенцияләрен, күнекмәләрен һәм традицияләрен үстерү;

- муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлеген үстерү, ял сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның үтемлелеген күтәрү, туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү;

- актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыру;

-массакүләм спортны үстерү, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;

-өстәмә белем, цифрлы мәгърифәт, фәнни-техник һәм сәнгать иҗатын үстерү;

- халыкка өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерү;

- гаилә, аналык, аталык һәм балачакка ярдәм;

- махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү.

Конкурсны финанслауның гомуми күләме – 35 млн сум. Конкурста катнашучыларның һәркайсы бер генә заявка бирә ала, сорала торган грант суммасы – 1 млн сумнан артык түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International