ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кәгазь пластикасы буенча мастер-класс үткәрелде.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә» дигән презентация күрсәттеләр.

Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромы белән авыручы кеше көненә багышланган тематик атна узды.

«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максатлары –оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау, уңай социаль имидж булдыру.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 мартта Татарстан Республикасының Менделеевск районында яшәүчеләр өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Чарада 8 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

«Сәламәтлекне саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар медицина тикшерүе уза.

22 мартта «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лариса Голдобина хезмәт алучыларга яшь гаиләгә каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары чираттагы очрашуга җыелды. Чара кысаларында 2022 елда коммерциячел булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алу конкурсында җиңүче булган «Социаль дус» проектының контроль пунктлары турында фикер алыштылар.

22 мартта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычларны тикшерәбез».

Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәзер махсус хәрби операциядә катнашучы приютның элеккеге тәрбияләнүчесе белән очраштылар. Отпускка кайткач, ул хезмәткәрләр һәм балалар белән очрашырга приютка керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International