Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромы белән авыручы кеше көненә багышланган тематик атна узды.
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында балаларга мәдәният волонтерлары килде. Алар уен программасы һәм курчак спектакле тәкъдим иттеләр. Бөгелмә кадет мәктәбенең кадет десанты үзәк тәрбияләнүчеләрен концерт һәм конкурс-уен программасы белән сөендерде. «Бөгелмә скаутлары» отряды балалар өчен «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» дигән танып белү чарасы үткәрде, ә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары театральләштерелгән спектакль күрсәттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге датага багышланган чаралар Министрлык карамагындагы барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә узды.