Тәтеш интернат-йортында Казан табиблары кабул итә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлекне саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар медицина тикшерүе уза.

Бу атна дәвамында учреждениедә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсеннән һәм Республика офтальмология клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс белгечләре эшли. Өлкән яшьтәге кешеләрне невролог, кан тамырлары хирургы, кардиолог, офтальмолог һәм уролог кабул итә. Белгечләр кабул иткәннән соң социаль хезмәтләр алучыларга дәвалау курслары билгеләнә, өстәмә тикшерүләр һәм госпитализациягә юнәлешләр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International