22 мартта Татарстан Республикасының Менделеевск районында яшәүчеләр өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Чарада 8 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә 184 вакансия тәкъдим ителде: аппаратчы, лаборант, келәтче, технолог, смена мастеры, энергетик, коючы, эретүче, диспетчер, продукциянең сыйфатын контрольдә тотучы, комплектлаучы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, слесарь-ремонтчы һ. б.
Вакансияләр ярминкәсендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук башка дәгъвачылар – барлыгы 32 кеше катнашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 5 юнәлеш бирелде.
Шулай ук гражданнар интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россия эше» порталын кулланып эш эзләү мөмкинлеге турында белделәр. Эш бирүчеләр эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме программасында катнашу мөмкинлеге турында белде.