22 мартта «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лариса Голдобина хезмәт алучыларга яшь гаиләгә каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Социаль хезмәтләр алучылар яшь гаиләнең дәүләттән нинди ярдәмгә өметләнә алуын белделәр, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар һәм пособиеләр турында мәгълүмат алдылар, шулай ук пособиеләр рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныштылар. Ахырда һәркемгә килеп туган сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк булган хезмәтләрнең мәгълүматлары һәм контактлары язылган буклетлар таратылды.