22 мартта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычларны тикшерәбез».
Дәрестә мобиль куркынычларның төрләрен тикшерделәр, саклау буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре дә тикшерелде: зарарлы кушымталарның билгеләрен билгеләүдән алып смартфоннарны кибер куркынычлардан саклауга кадәр.
«Цифр дәресе» – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.