ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Җиңү көне алдыннан, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында, Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Светлана Кирдина һәм Марина Токмачева ярдәме белән социаль хезмәтләр алучылар хәрби комиссариат территориясендәге «Хәтер» хәрби дан залында булдылар.

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 3 нче мәктәп активистлары «Сайрый торган кошлар» экологик акциясен үткәрделәр.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Күз өчен гимнастика» технологиясе буенча социаль хезмәтләр алучылар белән эшли.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләрен тәэмин итә алмаган 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау өчен мобиль бригаданың чыгуы оештырылды.

IX «Без барьеров» инвалидлар тормышы турында бөтенроссия фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү бара. Ул инвалидларның проблемаларына һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү максатында ведомство карамагындагы оешмалар арасында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы үткәрә.


15
апрель, 2023 ел
шимбә

Бүген, 15 апрельдә, Татарстан шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабының икенче көне уза. Масштаблы чара бөтен ил буенча «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең беренче этабы ачылуы матур бию номеры белән үрелеп барды. Катнашучылар алдында «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы башланды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International