Бүген, 15 апрельдә, Татарстан шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабының икенче көне уза. Масштаблы чара бөтен ил буенча «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә.
«В. И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ ярминкәдә икенче көн рәттән катнаша. Оешма вәкиле Елена Мингалиева билгеләп үткәнчә, бүгенге көн эш бирүче өчен ярминкәнең беренче көненә караганда да нәтиҗәлерәк булып чыкты. Алар күптәннән яшь кадрлар белән очрашуны көттеләр, һәм бүген «Радиоэлектроника» фәнни-тикшеренү оешмасына А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары килде.
Шулай ук эшкә урнаштыру ярминкәсе ярдәмендә «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе эшсез гражданнар арасыннан кызыклы кандидатлар сайлый алды. «Шулкадәр студентларны, потенциаль хезмәткәрләребезне һәм эш эзләүчеләрне без бүтән беркайда да күрмәс идек», – дип уртаклашты Елена Мингалиева.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен «Радиоэлектроника» белгечләре һөнәри юнәлеш бирделәр. Мәктәп укучыларына югары уку йортларына керүчеләр өчен «Крылья Ростеха» партнер проекты турында сөйләделәр. Бу программа буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе стажерлар сыйфатында беренче курс студентларын урнаштырырга әзер. Укуны тәмамлагач, яшь белгечләрне инженер вазифасына күчерәләр.
«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП кадрлар буенча әйдәп баручы белгече Екатерина Гыйльманова да Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләү белән күп кешеләр кызыксынды, чөнки гражданнарны дәүләт предприятиесендә эш тотрыклылыгы, яхшы социаль пакет җәлеп итә. Бүгенге көндә генә дә 20ләп кеше әңгәмә уздыру өчен заводка чакыру алды.
Исегезгә төшерәбез, ярминкә ике этаптан тора. Икенче этап июнь аена планлаштырылган.