Бүген Яр Чаллыда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең беренче этабы ачылуы матур бию номеры белән үрелеп барды. Катнашучылар алдында «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Масштаблы чарада югары сыйныф укучылары, студентлар, чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм карьера юлын үзгәртергә әзер булганнар катнашты. 7 тематик мәйданчыкта эш бирүчеләрнең һәм уку йортларының презентацияләре, мастер-класслар, әңгәмәләр һәм тренинглар уздырылды.
Ярминкәдә шәһәрнең 30дан артык эре предприятиесе 1,7 меңнән артык буш эш урыны тәкъдим итте.
«Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре аерым интерактив мәйданчыкта укучыларга һәм студентларга булачак һөнәрләрен сайларга, иң кирәкле һөнәрләр турында белергә ярдәм иттеләр. Шулай ук монда психолог консультацияләрен алырга мөмкин иде. Моннан тыш, ярминкә кысаларында мәшгульлек хезмәтенең мобиль офисы эшләде: белгечләр эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен барлык хезмәтләр, сервислар һәм мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Мондый хезмәтләрне кадрлар үзәкләре «Демография» милли проектының мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү программасы буенча күрсәтә.
Көн дәвамында кадрлар үзәге белгечләре эшкә урнаштыру ярминкәсе урыныннан онлайн-трансляцияләр алып барды. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, 5 волонтер эшләде.
Иртәгә, 15 апрельдә, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче көне узачак. Теләге булган һәркемне КФУның Инжиниринг үзәгендә, Тынычлык проспекты, 13а йорт адресы буенча көтәләр.