«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Күз өчен гимнастика» технологиясе буенча социаль хезмәтләр алучылар белән эшли.
Күрү органнары белән профилактик эш – өлкән кешенең яшәү рәвешенең кирәкле компоненты, чөнки күрү аппараты көн саен йөкләнеш кичерә. Күз гимнастикасы күрү үткенлегенең кимүен булдырмаска һәм яшь үзгәрешләрен төзәтергә ярдәм итә. Дәресләрдә белгеч күзләрне күнектерү өчен махсус күнегүләр комплексын башкарырга өйрәтә. Көндәлек гимнастика нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләрнең күрү сәләте яхшыра.