ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Партнерлык – иң яхшы социаль практикалар» стажировкасында катнаштылар. «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында чара Марий Эл республикасының Волжск шәһәрендә узды.

Республика халкы хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Беренчел нәтиҗәләр буенча «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә Россия Федерациясендә 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән. Масштаблы чара «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2023 елның 25 мартындагы 189 номерлы указы нигезендә 21 апрель – Ураза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

14 апрельдә Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән Пасха йомыркалары буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.

Россиядә «Смарт Диалог» иң яхшы идарә практикалары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Аның максаты – сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле чишелешләр эзләү. Конкурска гаризаны 18 июньгә кадәр «Смартека» платформасында тапшырырга мөмкин. Һәр номинациядә иң яхшы региональ практикаларны эшче төркемнәр әгъзалары сайлап алачак.

Минзәлә икмәк заводының генераль директоры Фәннур Солтанов Меценат һәм хәйрияче көнендә Пасха бәйрәменә багышланган «Якты Якшәмбе» акциясен оештырды.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабына башлангыч йомгак ясалды. Бөтен ил буенча чарага 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән.

Хәзер комплекслы үзәк хезмәткәрләре өчен теге яки бу маскировка элементын үтү авыр түгел. Туку техникасы үзләштерелгән, димәк, тукыма ясау тизлеге арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International