Казанда беренче көнне эшкә урнаштыру ярминкәсенә 3,5 меңнән артык кеше килгән

2023 елның 14 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы башланды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, бүген һөнәри юнәлеш бирү белән бәйле мастер-класслар зур ихтыяҗ белән файдаланган. Шулай ук казанлылар өчен инвалидларга, хезмәт базарында кыенлыклар кичерүчеләргә эш табу буенча мастер-класслар файдалы булды.

Килүчеләрнең игътибарын сезонлы эш тәкъдим итүче эш бирүчеләр җәлеп итте. «Студентлар аудиториясе өчен өстәмә эш белән бәйле тема актуаль, шуңа күрә хезмәт күрсәтү, бизнес, кунакханә эше өлкәләре бүген бик популяр һәм кирәкле иде», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Инженерлык белгечлекләре буенча белем алучылар үзләренең потенциаль эш бирүчеләре – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре белән аралашты.

Ведомство башлыгы шулай ук ярминкә үткәрү өчен мәйданчыкның уңышлы сайлануын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында чаралар Казан (Идел буе) федераль университетының 2 нче уку бинасында уза.

Беренчел нәтиҗәләр турында сөйләсәк, 3 сәгать эчендә Казанда гына 3,5 меңнән артык кеше эшкә урнаштыру ярминкәсендә булды. Республика буенча ярминкәгә барлыгы 9 365 татарстанлы килгән. Иртәгә чаралар дәвам итәчәк.

Фото авторы: КФУның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International