Теләге булган һәркем «Аталарыбыз җырлары» акциясендә катнаша ала

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Акциядә катнашу өчен 20 апрельдән 9 майга кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә яраткан җырларны башкару төшерелгән видеоязмаларны урнаштырырга кирәк. Язмалар астында #СоюзОтцов #ПесниНашихОтцов23 #песни16 хештегларын куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International