«Опека» үзәге белгечләре өлкәннәрне өйләрен барып карыйлар

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләрен тәэмин итә алмаган 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау өчен мобиль бригаданың чыгуы оештырылды.

Белгечләр гражданнарга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр иттеләр. Шулай ук өлкәннәр белән көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрделәр.

Һәр йорт хуҗалыгына бару нәтиҗәләре буенча өйдә (фатирда) йөрү актлары төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International