14 апрельдә Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән Пасха йомыркалары буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлары булган инвалидлар өчен «Якты пасха бәйрәме» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы оештырылды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен «Мәдәниятләр диалогы» музеена экскурсия оештырылды.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре бәйрәм хөрмәтенә психик тайпылышлары булган кешеләр өчен дәресләр оештырдылар. Социаль хезмәт алучылар йомыркалар бизәделәр.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иң иҗадилар арасында бәйрәм йомыркаларын һәм Пасха ботагын бизәү буенча мастер-класслар оештырылды. Аннары Пасха эшләнмәләре күргәзмәсе ясадылар. Иҗади чараны шулай ук Җәлилнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында оештырдылар.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга барып, социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар. Ә Әлмәт муниципаль районында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйдә бәйрәм оештырды.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән «Пасха безгә кунакка килде» дигән уен дәресе уздырганнар. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны рус православие мәдәнияте белән таныштырдылар. Бәйрәм хөрмәтенә учреждениедә уеннар һәм күңел ачулар узды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тормыш салават күпере» клубы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр, Пасха агачын бизәделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм чаралары Министрлык карамагындагы барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә оештырылды.