Минзәлә икмәк заводының генераль директоры Фәннур Солтанов Меценат һәм хәйрияче көнендә Пасха бәйрәменә багышланган «Якты Якшәмбе» акциясен оештырды.
Хәйрия акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр Пасха күчтәнәчләре белән бүләкләнделәр. Интернат-йортка җибәрер алдыннан аларны Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев изгеләндерде.