Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә катнашуларын дәвам итәләр. Мәсәлән, 17 апрельдә хәрбиләргә җибәрү өчен балалар куллары белән ясалган окоп шәмнәренең чираттагы партиясе һәм солдатларга хатлар тапшырылды.
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль практикалар һәм яңа форматлар эзләү» семинарында катнашты.
Россиядә Меценат һәм хәйрияче көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мохтаҗ социаль хезмәт алучыларга күрсәткән ярдәме өчен Яр Чаллы шәһәренең Изге Вознесение архиерей ишегалды мәхәлләсе протоиерее благочинный Андрей атага тирән рәхмәт белдерде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернатында булдылар. Укучылар өлкән остазлары җитәкчелегендә юмористик шигырьләр, кызыклы программа әзерләгәннәр иде. Аларга мәктәп директоры Алексей Корчагин ярдәм итте – җыр башкарды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре» темасына тематик дәрес үткәрелде.
Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәгълүмати сәгать узды. Чараны 6 нчы социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина үткәрде.
Чарада катнашу өчен алдан 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча язылырга кирәк.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Национальные приоритеты» АКБО «Смартека» АСИ платформасында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән иң яхшы практикаларны сайлап алды. Конкурсның төп бурычы – Россия төбәкләрендә өлкән буын белән эшләү буенча иң яхшы инициативаларны ачыклау.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
13 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелә торган территорияне төзекләндерү һәм җыештыру өмәсе узды. Чараның максаты – экологик культураны, санитар чисталыкны һәм тәртипне үстерү.