Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Партнерлык – иң яхшы социаль практикалар» стажировкасында катнаштылар. «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында чара Марий Эл республикасының Волжск шәһәрендә узды.
Ике көн дәвамында стажировкада катнашучылар «Делу время» Файдалы мәшгульлек һәм хезмәт инициативалары үзәге тәрбияләнүчеләренең көндәлек эш көннәренә чумдылар, уку-күнекмә фатирына бардылар, шулай ук аутизм спектры бозылу һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләрне озата бару буенча методик мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Волжскида психик тайпылышлары булган балаларның ата-аналары берләшмәсенә, аларның инициативалылыгына һәм мөстәкыйльлегенә, шулай ук авыру кешеләр язмышында шәһәр хакимиятләренең актив катнашуына аерым игътибар бирелә. Болар барысы да шәһәрдә психик тайпылышлы кешеләргә ярдәм итү системасын булдырырга мөмкинлек бирде.
«Менталь сәламәтлек» проекты аутизм һәм башка психик авырулары булган кешеләргә системалы ярдәм төзүгә юнәлдерелгән.