Россиядә «Смарт Диалог» иң яхшы идарә практикалары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Аның максаты – сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле чишелешләр эзләү. Конкурска гаризаны 18 июньгә кадәр «Смартека» платформасында тапшырырга мөмкин. Һәр номинациядә иң яхшы региональ практикаларны эшче төркемнәр әгъзалары сайлап алачак.
Конкурска инде гамәлгә ашырылган һәм «Сәламәтлек саклау», «Демография», «Мәгариф» һәм «Цифрлы икътисад» милли проектларының максатларына ирешүгә һәм бурычларын хәл итүгә ярдәм итә торган проектларны тәкъдим итәргә мөмкин.
Җиңүчеләрне 13 номинациядә билгеләячәкләр. «Диалог» мәгълүматлары буенча, 2022 елда сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль сәясәт темалары буенча Интернет аша 780 меңнән артык мөрәҗәгать килгән – аларның гомуми санының якынча 12 %. Әлеге өлкәләр даими рәвештә гражданнар мөрәҗәгатьләренең топ-10 тематикасына керә.
Җиңүче-практикалар җәмәгать тавыш бирүенә тәкъдим ителәчәк, аның барышында халык үз төбәгендә күрергә теләгән карарларны сайлаячак. Иң яхшы дип танылган проектлар шулай ук региональ дәрәҗәдә кертү өчен яраклаштырылачак.
Конкурс турында тулырак монда >>.