Татарстан Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә вакансияләр һәм эш бирүчеләр-катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабына башлангыч йомгак ясалды. Бөтен ил буенча чарага 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән.

«Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе беренче тапкыр үткәрелә. Эш бирүчеләр ягыннан да, дәгъвачылар ягыннан да катнашучылар саны план күрсәткечләреннән артып китте. Дәгъвачыларның бер өлеше предприятиеләрдән чакырулар алды инде», – дип билгеләп үтте РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.

Эш урыннары саны буенча лидерлар булып Краснодар крае, Мәскәү, Донецк Халык Республикасы, Омск өлкәсе, Татарстан Республикасы, Ростов өлкәсе, Ставрополь крае, Самара өлкәсе, Кырым Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Мәскәү, Чиләбе һәм Ленинград өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Красноярск крае тора. Бу төбәкләрдә ярминкә чараларында 7 меңнән 31 меңгә кадәр вакансия тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы шулай ук үз вакансияләрен тәкъдим иткән компанияләр саны буенча иң яхшы төбәкләр исемлегенә керде.

Фото авторы: КФУның матбугат хезмәте

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак. Ярминкә программасы «Россия эше» порталында бастырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү проекты тормышка ашырыла. Модернизацияләү кысаларында мәшгульлек үзәкләре, эш эзләүченең тормыш хәленә һәм эш бирүченең бизнес-хәленә бәйле рәвештә, хезмәт күрсәтүнең бердәм стандартларына күчәләр. Мәшгульлек үзәкләре белгечләрен яңадан укыту, карьера һәм кадрлар консультантларын әзерләү үткәрелә. Моннан тыш, мәшгульлек үзәкләренең инфраструктурасы яңартыла. Хәзер инде бөтен ил буенча 200гә якын үзәк яңартылган.

Россия Хөкүмәте сайты материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International